2020 нче елның 29 нчы июлендә Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Галеева Р.Р. «Шпагаттан ясалган тегермән»дигән темага шәхси дәрес үткәрде.
Тегермән – ул затлы сувенир һәм бүләк кенә түгел, ә йорт һәм гаилә өчен менә дигән талисман да.
«Тегермән " эшләнмәсен башкару өчен кирәкле инструментлар: түгәрәк тартма, нечкә бау – шпагат, җилем, нечкә һәм туңдырманың киң таякчыклары, юкә мунчаласы.
Хезмәт буенча инструктор тәкъдим ителгән материаллардан һәм кул астындагы коралдан әлеге композицияне күрсәтеп ясарга өйрәтте.
Социаль хезмәтләр алучы әлеге кул эшләрен башкарырга өйрәнде.
Әлеге дәреснең максаты: кул бармакларының вак моторикасын үстерү, эмоциональ һәм психологик халәтне яхшырту, нәфис эстетик зәвыкны үстерү.
.jpg)