Шөгыльнең максатлары:
- ачык һавада балаларның сәламәтлеген ныгыту;
- тәрбиялелек сәләтләрен үстерү, үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Саф һавада булу кешенең организмына бик уңай тәэсир ясый. Организмны бербөтен ныгытудан тыш, башка үзгәрешләр дә шактый: сулыш алу яхшыра, йөрәк эшчәнлеге көчәя.Саф һавада көненә бер сәгать йөреп, үзеңнең кәефеңне яхшыртырга, көч-куәт арттырырга, ару-талудан арынырга мөмкин. Иң төп өстенлекләрнең берсе булып, табигать белән аралашу, организмның кислород белән тулылануы һәм безнең хисси халәтебезгә уңай йогынты ясавы тора. Һәм болар барысы да безгә киң күңелле, бәхетле һәм сәламәт булырга мөмкинлек бирә.
Саф һавада уздырылган шөгыль бик файдалы булды. Балаларның кәефләре яхшы иде.