2020 елның 29 июлендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр тарафыннан “Мин спортны яратам” дигән интеллектуаль викторина уздырылды.
Балалар үзләренең спорт турындагы белемнәре белән бүлештеләр. Катнашучылар ике командага бүленделәр. Һәр команда бәйге барышында табышмаклар чиштеләр, блиц – сорауларга җавап бирделәр. Балалар спорт төрлелеге турында күп мәгълүматлар алдылар. һәр команданың җиңәсе килде, ләкин дуслык җиңеп чыкты.
Йомгаклау өлешендә яраткан спорт төренә рәсемнәр ясалды.