ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

Билгеле булганча, әлеге методика кул-аякларның функцияләрен, буыннарның хәрәкәтчәнлеген торгызырга ярдәм итә. Вак моторика яки кул чугының һәм табанның манипулятив функциясен үстерү һәр кешенең, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешенең тормышында зур әһәмияткә ия. 

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова аралашу һәм милләтара мөнәсәбәтләр мини-тренингы үткәрде.

2020 елның 07 августында  Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Гайнутдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л. З., Россиянең бай киномирасы белән танышу максатыннан, күп балалы гаиләдәге балигъ булмаган балалар өчен «Кинолето» акциясе буенча фильм карау һәм фикер алышу оештырдылар. Акция кысаларында «Югалган вакыт турында әкият» фильмы каралды.

2020 елның 6 августында 3 нче социаль участокта "Девчата" клубының чираттагы “Хуҗабикә” дәресе үткәрелде. Аның максаты-интеллектуаль, иҗади һәм әхлакый яктан алга киткән шәхес, заманча, эшлекле, рухи яктан бай, мәдәниятле хатын-кыз, әни, уңган хуҗабикә формалаштыру.

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  базасында  Татарстан Республикасында “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Өй шартларында аз мобильле гражданнарны карау мәктәбе” дәресләрен дәвам итә. Реабилитация һәм карау мәктәбе - иң актив гамәлгә кертелә торган стационар-алыштыручы технологияләрнең берсе, һәм ул өлкән яшьтәге гражданнарның туганнарын һәм инвалидларның өй шартларында карау күнекмәләренә һәм реабилитация алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән.

Җәйге каникуллар-ял итү, спорт белән шөгыльләнү, җәйге сәламәтләндерү лагерьларына бару һәм башка бик күп нәрсәләр өчен менә дигән вакыт. Әмма быел җәй, пандемия белән бәйле рәвештә, күп кенә җәйге лагерьлар үз эшләрен башлап җибәрә алмады, кайберләренә лагерьда ял итүчеләр санын һәм ял итү вакытын кыскартырга туры килде. Шуңа күрә күп кенә балалар каникуллар  вакытын  Интернетта компьютер һәм телефоннарда  үткәрәләр.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында спорт чарасы


7
август, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре" дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү тәртибе турында, шул исәптән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 2 сентябрендәге 635 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында социаль контракт нигезендә, социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында "дигән темага киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмә Zoom программасын кулланып онлайн-форматта узды.

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә,“Сәләмәт тәндә, сәләмәт рух” исемле  спорт күңел ачу чарасы үткәрелде.

5 нче территориаль участогында «Интернет турында эш тыңлана» дигән темага рольле уен үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International