Дуслармы әллә френдлармы...

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Җәйге каникуллар-ял итү, спорт белән шөгыльләнү, җәйге сәламәтләндерү лагерьларына бару һәм башка бик күп нәрсәләр өчен менә дигән вакыт. Әмма быел җәй, пандемия белән бәйле рәвештә, күп кенә җәйге лагерьлар үз эшләрен башлап җибәрә алмады, кайберләренә лагерьда ял итүчеләр санын һәм ял итү вакытын кыскартырга туры килде. Шуңа күрә күп кенә балалар каникуллар  вакытын  Интернетта компьютер һәм телефоннарда  үткәрәләр.

Психологик тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, вакыт узу белән компьютер һәм интернет-бәйлелек барлыкка килү нәтиҗәсендә балаларның аралашу даирәсе кими, бу чынбарлыктан читләшүгә китерә. Шулай ук бала виртуаль дөньяда вакытны контрольдә тотмый, шуңа күрә еш кына соңга калып яки соң йокларга ята.

Һичшиксез, интернеттан файдалануның уңай яклары бар. Хәзер челтәрдә төрле мәгълүмати ресурслар, белем бирү һәм үстерүче уеннар, программалар күп.

Әлеге проблеманың актуаль булуын истә тотып Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы  үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан  “Дуслармы әллә  френдлармы...” дигән чара үткәрелде.

 Чара кысаларында  психологлар тарафыннан катнашучыларда  осталыкларын формалаштыруга, төрле аралашу күнекмәләрен үстерүгә, компьютердан башка  ял итүнең башка формаларына карата кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән тренинг күнегүләре кулланылды.

Социаль хезмәт алучылар, башлангыч мәктәп укучылары, чарада актив катнаштылар, сыйныфташлары белән очраштылар, башка белем бирү учреждениеләре укучылары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International