Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова аралашу һәм милләтара мөнәсәбәтләр мини-тренингы үткәрде.
Чараның максаты: уңай эмоциональ халәт булдыру, дустанә атмосфера тудыру һәм социаль ышаныч, бердәмлек формалаштыру.
Катнашучыларның активлыгын арттыру һәм эшкә кертү максатыннан, тренингны кемнең кәефе нинди булуын сөйләүдән башладылар. Алга таба «Күзләр күзенә», «Коллектив исәп», «Кайнар урындык», «Аркада рәсем», «Ышаныч нуры» күнегүләре үткәрелде. Катнашучылар, тренингтан соң нинди хисләр алуы турында фикер алышу белән тренингны тәмамладылар.
Тренинг җылы, рухи атмосферада узды һәм социаль хезмәт алучылар уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар. Тренингны үткәргәннән соң, социаль хезмәт алучыларның үз-үзләрен танып белү, абруйларын һәм башка кешеләргә хөрмәт хисләрен үстерү процессы активлашты.
Тренингта дүрт катнашты.