Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында спорт чарасы

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Сәламәтлек-табигать биргән байлык. Тән күтәренкелеге һәм рухи күтәренкелек кешенең хәленә, эшкә сәләтлелегенә һәм аның тормыштан сөенә белүенә тәэсир итә.

7 августта, физкультурачылар көне алдыннан, «Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» хезмәт терапиясе буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә һәм тәрбияче Гаязетдинова Резедә җитәкчелегендә Cәламәтлек көне дигән темага  чара үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның сәламәтлеген ныгыту.

Чара саф һавада узды. Халык тренажерларда шөгыльләнде. Спорт чарасында катнашучыларның барысына да бик ошады.

Бу көнне яшәүчеләр дәрт һәм энергия алдылар.

Яхшы кәеф һәркемгә бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International