Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  базасында  Татарстан Республикасында “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Өй шартларында аз мобильле гражданнарны карау мәктәбе” дәресләрен дәвам итә. Реабилитация һәм карау мәктәбе - иң актив гамәлгә кертелә торган стационар-алыштыручы технологияләрнең берсе, һәм ул өлкән яшьтәге гражданнарның туганнарын һәм инвалидларның өй шартларында карау күнекмәләренә һәм реабилитация алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән.

Чираттагы дәрестә Зәй үзәк дәвафаханәсенең   гомуми практика табибы Гильмуллина Р.И. социаль хезмәткәрләрне, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын геронтология нигезләре белән таныштырды, сәламәтлек һәм авыруларның төрле проблемалары турында сөйләде. Шулай ук Рушания Ибрагимова шикәр диабеты белән авыручыларны  карау  буенча  файдалы киңәшләр дә бирде.

Любовь Николаевна Плешкова авыру ятучы йорттагы киңлекне оештыру кагыйдәләре, бина үзенчәлекләре, төп һәм ярдәмче җиһазлар, аны урнаштыру, авыру һәм тәрбияләнүче затларның куркынычсызлыгы белән таныштырды.

Лекция барышында “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан сатып алынган күргәзмә материаллар  катнашучыларда  кызыксыну  уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International