Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Сәламәт тәндә , сәламәт рух" дигән спорт-күңел ачу чарасы.

2020 елның 7 августы, җомга

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә,“Сәләмәт тәндә, сәләмәт рух” исемле  спорт күңел ачу чарасы үткәрелде.

  Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева фикеренчә мондый бәйрәмнәр үзәккә йөрүче балаларда спортка карата кызыксыну, сәләмәт яшәү рәвеше алып баруда, бердәмлек, ярдәмчелек, дуслык кебек сыйфатлар тәрбияләү чарасы булып тора. Алар өчен төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды, “Күңелле эстафета” кебек уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.

   Мондый чаралар күбрәк оештырылган очракта сәләмәт – яшәү чыганаклары көчәя, балаларда спортка карата кызыксыну тагы да арта. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International