ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 нче елның 19 нчы августы көнне «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 4 бала өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: зур моторика күнекмәләрен, гомуми координацияләү, җитезлек, тизлек, аяк һәм кул көчен үстерү.

10 нчы социаль участокның җәйге мәйданында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева 9 бала арасында чәчәкләр ясау буенча «Шәһәр көненә чәчәкләр» дигән мастер - класс үткәрде. Максаты: балаларның ялын оештыру, сәнгати-эстетик зәвыкны үстерү, иҗади фикерләү, шәхеснең интеллектуаль һәм рухи үсеше, патриотик тәрбия формалаштыру һәм үстерү.

 “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыру дәвам итә.

18 август көнне үзәк психологлары тарафыннан “Россия Флагы” дигән төркемле дәрес үткәрелде.

Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча даими дәресләр үткәрелә

 

Балтач муниципаль районында 1 сентябрьгә аз тәэмин ителгән, мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү күркәм традициягә әверелде. Быел да бу вакыйгага зур җаваплылык белән карадылар. Бүген, 19 август көнне, "Балтач" мәдәният һәм ял паркында портфельләр һәм канцелярия товарлары тапшыру тантанасы узды.
Чараны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин ачып җибәрде. Акциядә катнашучыларны Казаннан килгән кунаклар да сәламләде. Алар җыелучыларны истәлекле вакыйга – якынлашып килүче 1 сентябрь белән җылы котладылар, «бишле»гә генә укуларын теләделәр.
Район оешмалары җитәкчеләре аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга портфельләр һәм канцтоварлар рәвешендә иганәчелек ярдәме күрсәттеләр. Бәйрәм шартларында 1-11 сыйныфларның 32 укучысы мәктәп кирәк-яраклары алды, тагын 6 балага  "Таттелеком"ҖЧҖ портфеле тапшырылачак. 17 беренче сыйныф укучыларына матур мәктәп портфельләре һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы тапшырылды. Барлык балалар да бик канәгать калдылар. Бу көнне балаларга бик күп котлау сүзләре яңгырады.

"Фронтовикларга телефоннар" акциясе кысаларында Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга мобиль телефоннар тапшырылды. Хәйрия акциясе «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясе тарафыннан башлап җибәрелде.

        «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясен гамәлгә ашыру кысаларында уен элементлары белән «Без һәм юл» дип аталган профилактик дәрес үткәрелде

2020 нче елның 18 нче августы көнне 10 нчы санлы социаль участокта җәйге мәйданчык эше  кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева асфальтта рәсем конкурсы үткәрде. Максат: бәйрәм кәефе булдыру, балаларга шатлык китерү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларның талантларын ачу.

20 нче август 2020 ел Тукай муниципаль районының "Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм МИГ» отряды волонтерлары белән наркотик һәм психоактив матдәләрне куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән “Наркотикларга юк дип әйтүнең ун сәбәбе” дигән акция уздырды.

 

2020 нчы елның 20 нче августында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында “Кем мин” дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде һәм "Хәтта супергеройларга да кайвакыт ярдәм кирәк" дигән видеороликлар күрсәтү:”Рейнджер”,”Фея”,”Рыцарь”,”Пиратка".

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International