Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча даими дәресләр үткәрелә, ә яңа уку елы алдыннан бу аеруча актуаль. Тәрбияләнүчеләр юлда һәм транспортта куркынычсыз тәртипкә өйрәнә торган дәресләр циклын уза. Дәресләр бик мавыктыргыч үтә: балалар яңа материалны үзләштерәләр, үз тормышларыннан тарихлар белән уртаклашалар, күп бәхәсләшәләр, үзләренең иҗади талантларын күрсәтәләр, юл йөрү кагыйдәләре темасына эшләнмәләр ясыйлар. Юлда куркынычсызлык - Һәр юл хәрәкәтендә катнашучының җаваплылыгы, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләре буенча дәресләр приютның тәрбия тормышында мөһим роль уйный.
.jpg)