«Шәһәр көненә чәчәкләр»

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

10 нчы социаль участокның җәйге мәйданында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева 9 бала арасында чәчәкләр ясау буенча «Шәһәр көненә чәчәкләр» дигән мастер - класс үткәрде. Максаты: балаларның ялын оештыру, сәнгати-эстетик зәвыкны үстерү, иҗади фикерләү, шәхеснең интеллектуаль һәм рухи үсеше, патриотик тәрбия формалаштыру һәм үстерү.

Мастер - класс башында хезмәт буенча инструктор балаларга үзләренең яраткан шәһәре, Түбән Кама шәһәренең барлыкка килү тарихы, шәһәр символлары һәм яраткан урыннары турында сөйләшергә тәкъдим итте. Аннан соң инструктор балаларга төсле кәгазьдән «Хризантема» чәчәкләре ясарга тәкъдим итте. Эш принцибын белеп һәм кирәкле материалны сайлап алып, балалар бик теләп пөхтәлек, тырышлык һәм билгеле бер җитезлек таләп иткән эшне башкардылар.

Мастер-класс ахырында балалар үз эшләрен тәкъдим иттеләр, аны үз әниләренә бүләк итәргә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International