Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим, ә бу кагыйдәләрне үтәргә өйрәтү икеләтә мөһимрәк. Балигъ булмаган балалар еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләрен белми, хәтерләми, үтәми, шул рәвешле үзләрен куркыныч астына куя. Мондый очраклар мөмкин кадәр азрак булсын өчен, 2020 елның 19 августында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясен гамәлгә ашыру кысаларында уен элементлары белән «Без һәм юл» дип аталган профилактик дәрес үткәрделәр. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар һәм уеннар барышында аларны беркеттеләр. Дәрес ахырында балалар сабын куыклары өрүдә ярыштылар.