Россия флагы

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

 

 “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыру дәвам итә.

18 август көнне үзәк психологлары тарафыннан “Россия Флагы” дигән төркемле дәрес үткәрелде.

“Үзенчәлекле” балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техникалар куллана. Әлеге дәрес, психологик коррекция ысулы буларак, арттерапия ысулы ярдәмендә үткәрелде.

Чара Россия гимны астында башланды. Соңыннан барлык катнашучыларга да бәйрәмнең барлыкка килү тарихы сөйләнде.

26 ел элек илебездә яңа бәйрәм - Россия Дәүләт флагы көне барлыкка килде. Ул 1994 елдан  бирле һәр җәй ахырында - 22 августта билгеләп үтелә.

Шул ук вакытта Россия триколорының тарихына  310 елдан артык. Петр I  1705 елда барлык сәүдә судноларын да ак-зәңгәр-кызыл төстәге флаг белән генә йөзәргә мәҗбүр иткән указ чыгара. Ләкин рәсми рәвештә  ак-зәңгәр-кызыл төстәге флаг XIX гасыр ахырында - 1896 елда гына кулланыла башлый.
        Әмма флаг көне бөтенләй башка вакыйгалар хөрмәтенә, ә нәкъ менә 1991 елның 22 августында тарихи триколорны торгызу хөрмәтенә гамәлгә куелды.

Дәрестә балалар ата-аналар белән бергә Россия флагы ясадылар. Кайчы, төсле кәгазь, буяулар һәм келәй ярдәмендә күбәләк һәм күгәрченнәр рәвешендәге гадәти булмаган бик матур кул эше барлыкка килде.

 Эш иҗади кәефтә барды, әти-әниләр балаларына ярдәм иттеләр һәм тырышып эшләделәр. Барлык катнашучыларның да гомуми эмоциональ фоны, гаилә эчендәге бердәмлек артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International