ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

  2020 нче елның 24 нче августында Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Россия флагы көненә багышланган чара үткәрелде. Катнашучылар флагның килеп чыгу тарихын кызыксынып тыңладылар, фильм карадылар. Россия флагы көне – илебезнең барлык патриотлары һәм гражданнарының бәйрәменә әверелде. Әлеге тантаналы көнне билгеләп үткәндә, һәр россиияле үзен бөек державаның бер кисәге итеп тоя. Бәйрәм халыкны ватанпәрвәрлек һәм дәүләтчелек эгидасы астында берләштерергә ярдәм итә. Шундый зур һәм көчле илдә яшәвебез белән әйтеп бетергесез горурлык хисе тудыра.

«Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге Крутякова Елена һәм психологы Артеполихина Галина белән Малобугульмин авылы җирлегендә «Иминлек кагыйдәләре» социаль-профилактик акциясе үткәрелде.

2020 нче елның 26 августында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Минем туган шәһәрем" дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы үткәрде.

Мамадыш муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында тәрбияләнүчеләр көн саен хезмәт терапиясе кабинетында шөгыльләнәләр. Хезмәт терапиясе кабинетында төрле технологияләр буенча дәресләр уза. 

           21 нче августта Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы булып китте.

            Эльмира Әмир кызы бүлмәләрне, территорияне карап чыкты, биредә яшәүчеләр һәм интернат-йортның коллективы белән аралашты.

2020 елның 24 августында Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Батршина Дәрия һәм социаль педагог Газыйева Гүзәл «Яшүсмер» профилактик операциясе кысаларында, 2 нче социаль участокта балигъ булмаган балалар белән «Почемучкаларда кунакта» дигән тема буенча уен дәресе үткәрделәр.

2020 елның 25 августында Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен психолог белән берлектә Халыклар дуслыгы йортына экскурсия үткәрелде. Экскурсиянең төп максаты-балаларны милли киемнәр белән таныштыру.

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп социаль хезмәт алучылар өчен “Музейга сәяхәт” дигән виртуаль экскурсия үткәрде.

Бүген Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре"Театротерапия"инновацион технологиясе буенча дәрес үткәрделәр.

2020 нче елның 24 нче августы көнне җәйге мәйданчык эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Марта Камалова 10 нчы санлы социаль участокта «Игелек буыны» иреклеләр отряды волонтерлары белән берлектә балигъ булмаганнарның игътибарын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итү максатыннан «Уңышка юл» дигән акция уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International