«Музейга сәяхәт» дигән темага виртуаль экскурсия

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп социаль хезмәт алучылар өчен “Музейга сәяхәт” дигән виртуаль экскурсия үткәрде.

      Чараның максаты: бөек остазларның картиналары белән танышу, аларның яшәү рәвеше турында күбрәк белү, ошаганнары турында фикер алышу.

     Компьютер сыйныфында белгеч социаль хезмәт алучыларны дөньяның иң яхшы музей картиналары белән таныштырды. Катнашучылар А.Дюрер, Ф.Гойя, С.Жуковский, Н.Сажин һ.б төрле тематикалы картиналарын: архитектура, хайваннар, үсемлекләр, табигать һәм күп төрле милләт кешеләрен (кайгы, шатлык, сагыш һ.б.) игътибар белән карап, үзләренең хисләре турында сөйләделәр. Үткән заманның бөек кешеләре тормышы һәм иҗаты турында белделәр.    Катнашучылар мондый чараларны ешрак үткәрергә дигән теләкләрен белдереп,  үз хисләрен, фикерләрен әйтергә һәм ачарга мөмкинлек бирә дигән фикергә килделәр.

     Чарада тугыз кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International