Бүген Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре"Театротерапия"инновацион технологиясе буенча дәрес үткәрделәр. Технологиянең максаты: иҗади яктан яңадан коралландыру, геройларның гамәлләрен яңадан бәяләү, халәтнең психик яктан яхшыруы. Пациент образларын үз өстенә ала, алар белән эшли, шул ук вакытта төрле ситуацияләр дә җиңелә. Чөнки театр-тел, дин һәм мәдәнияткә карамастан, һәр кешегә аңлаешлы универсаль гамәл.