2020 нче елның 24 нче августы көнне җәйге мәйданчык эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Марта Камалова 10 нчы санлы социаль участокта «Игелек буыны» иреклеләр отряды волонтерлары белән берлектә балигъ булмаганнарның игътибарын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итү максатыннан «Уңышка юл» дигән акция уздырдылар.
«Веста» үзәге отрядына социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаганнар җәлеп ителә. "Игелек буыны"отряды эшенең бер юнәлеше-балигъ булмаганнар яшьтәшләре арасында сәламәт яшәү рәвешен алып бару агитациясе. «Уңышка юл» акциясе башында волонтерлар балаларга иртәнге зарядка өчен берничә күнегү күрсәттеләр. Аннан соң сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге, сәламәтлекне зарарлаучы гадәтләрне булдырмау, гигиенаны саклау, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, витаминнар кабул итү, көн режимын үтәү турында сөйләделәр, барлык зарарлы гадәтләрдән баш тартырга үгетләделәр.
Акция ахырында волонтерлар үз яшьтәшләренә: «Сезнең сәламәтлегегез үзегезнең кулыгызда, аны киләчәктә уңышлы кешеләр булу һәм әйләнә-тирәдәгеләргә файда китерү өчен саклап калу мөһим», - дигән наказ бирделәр. Алынган белемнәрне ныгыту өчен балаларга сәламәт яшәү рәвеше һәм начар гадәтләрдән баш тарту турында буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.