2020 елның 24 августында Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Батршина Дәрия һәм социаль педагог Газыйева Гүзәл «Яшүсмер» профилактик операциясе кысаларында, 2 нче социаль участокта балигъ булмаган балалар белән «Почемучкаларда кунакта» дигән тема буенча уен дәресе үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты: уен биремендә белемнәрне үстерүгә ярдәм итү, интеллектуаль уеннарга кызыксыну формалаштыру, тиз ориентлашу һәм сорауларга җавап бирү, төгәл һәм дөрес җаваплар бирү.
Барлык биремнәр дә балаларның иҗатына, логик фикерләүгә һәм әйләнә-тирә дөньяны белүгә нигезләнгән. Балалар актив катнаштылар, бирелгән сорауларга тиз җавап бирделәр, алар көн саен көндәлек тормышта куллана торган белемнәрен кабатладылар.