2020 елның 25 августында Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен психолог белән берлектә Халыклар дуслыгы йортына экскурсия үткәрелде. Экскурсиянең төп максаты-балаларны милли киемнәр белән таныштыру.
Башта ук балалар экскурсия дәвамында бүләк иткән Ерак еллар атмосферасына чумдылар. Экскурсоводлар балаларны төрле халыкларның костюмнары тарихы, аның элементлары белән таныштырдылар, костюмнарны бизәүнең әһәмиятен аңлаттылар. Тыңлаучылар традицион киемдә һәм аны бизәкләү эшләрендә кешенең яше, аның килеп чыгышы һәм шөгыльләре турында мәгълүмат бирелгәнлеген белделәр.
Чара ахырында балалар экспонатларны карап кына калмадылар, аларны сынап да карадылар.Экскурсия ярдәмендә балалар үз халкының мәдәниятенә катнашы барлыгын тойдылар, бик күп белемнәр, тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.