2020 елның 02 сентябрендә Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. һәм социаль эш буенча белгеч Кашапова А. Х., Россиянең бай Кино мирасы белән таныштыру максатыннан, социаль хезмәт алучылар арасыннан балигъ булмаган балалар өчен «Кинолето» акциясе буенча фильм карау һәм фикер алышу оештырдылар. Акция кысаларында «Кәкре көзгеләр Патшалыгы» фильмы каралды. Карау тәмамланганнан соң белгечләр тарафыннан фильм турында фикер алышу оештырылды. Ул балаларга бик ошады. Алар белгечләргә кызыклы фильмнар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.