3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн очраклы гына сайланмаган. 2004 елның беренче сентябрь көнендә Беслан шәһәрендә фаҗигале вакыйгалар булды. Ул вакытта, шәһәрнең 1 нче санлы мәктәбендә террорлык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак була, аларның күбесе балалар. Өч көн дәвамында алар ашый да, хәтта су да эчә әлмыйлар. Әлеге террорчылык акты корбаннары истәлегенә ел саен «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе үткәрелә.
Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәткәрләре 2020 нче елның 3 нче сентябрендә бөтенроссия #тормыштамчысы акциясенә кушылды. Алар Бесландагы фаҗига турында искә төшерделәр, корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәмһәлак булучыларны символик рәвештә эчерткән кебек чәчкәләргә су сиптеләр.