Социаль-көнкүреш ориентировкасы

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Социаль-көнкүреш ориентировкасы

 

Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Полуэктова Л.В. системалы рәвештә социаль-көнкүреш юнәлеше буенча дәресләр үткәрә. Әлеге дәресләр балаларны мөстәкыйль тормышка һәм хезмәткә практик яктан әзерләүгә, аларда социаль адаптациягә ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән. Үзәктә социаль-көнкүреш юнәлеше буенча дәресләр үткәрү өчен заманча кабинет җиһазландырылган.

Чираттагы дәрестә тернәкләндерүчеләр педагог һәм ата-аналар белән берлектә 2 матур торт пешерделәр. Балалар алдан ук коржлар әзерләгәннәр  иде. Миксер белән печеньены ваклап, коржлар  арасына сиптеләр. Май һәм куертылган сөттән крем әзерләп, коржларны майладылар. Әзер тортны чикләвек һәм җиләк-җимеш белән бизәделәр. Үз куллары белән әзерләнгән торт аеруча тәмле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International