Ел саен көзге чорда бөтен Россия буенча халыкны гриппка каршы вакцинацияләү үткәрелә. Вакцинация үз организмыңны ныгытырга, көзге-кышкы чорда грипп белән зарарлану мөмкинлегеннән сакланырга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шул чорда кешенең иммунитеты зәгыйфьләнә, ә йогышлы авырулар саны арта.
2020 елның 28 августында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә ел саен үткәрелә торган гриппка каршы иммунизация уздырылды. Үзәк хезмәткәрләре гриппка каршы профилактик вакцинацияне оешкан төстә уздылар. Әлеге прививка организмга һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган йогышлы авыруларга ныграк карарга ярдәм итә. Организмның үз саклагыч көчләрен эшләтеп җибәрергә ярдәм итә торган бу чара вирус белән көрәшергә ярдәм итә.