ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

3 сентябрь Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне дип санала. Бу истәлекле дата 2004 елның 1-3 сентябрендә, сугышчылар шәһәр мәктәпләренең берсен яулап алган вакытта, Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

         3 сентябрь 2020 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган викторина узды 

2020 елның  4 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау айлыгы кысаларында балалар һәм әти – әниләр белән “Уяу бул” дип исемләнгән дәрес узды.

 

Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне

 

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә аерым дата - террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Фаҗигале дата Бесланда булган коточкыч вакыйгалар белән аерылгысыз бәйләнгән, анда террорчылар мәктәпне басып алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак  булды, шуларның 186сы - балалар. «Экстремизмга-Юк!» айлыгы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Нигъмәтҗанова Э.В. әлеге вакыйгаларга багышланган чара үткәрде.

Әлеге чараның максаты: балаларда терроризм корбаннарына ярдәм итү, әйләнә-тирәдәгеләргә карата хөрмәт белән карау, көчләүгә һәм террорга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, кешенең хокукларын һәм ирекләрен саклау, илнең иминлеге мәсьәләләрендә үз катнашының мөһимлеген аңлау. Үткәрелгән чара барышында балалар терроризмның нәрсә икәнен, террорчыларның кем булуын белделәр, Беслан мәктәбендәге фаҗига турында тулаем мәгълүмат алдылар. Чара ахырында балалар күмәк эш башкардылар.

Бергәләп без илебезнең чәчәк атуы, иминлеге өчен бөтен көчебезне куячакбыз!!!

03 сентябрьдә Россиядә Хәрбиләргә дан көненә - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн билгеләп үтелә. Бу көн "фидакарьлек, батырлык, үз Ватанына һәм Япониядә 1945 елгы Кырым (Ялта) конференциясе карарын үтәгәндә дәүләт — дәүләтләр каршындагы союзник бурычына тугрылык күрсәткән ватандашлар" истәлегенә истәлекле дата дип игълан ителде.

2020 елнын 4 сентябре  көнне Югары Утар  балалар йортында эшлэуче тәрбияче Галиуллина Н.Х. «Терроризм-нәрсә ул? " дигән темага әңгәмә үткәрде.

 

 

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре үзләренең хезмәт күрсәтүчеләрен мөһим вакыйгалар белән котлавын дәвам итә. Чираттагы тапкыр тыл хезмәтчәне Григорьева Мария Ивановна юбилей белән котладылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында «Терроризм – җәмгыятькә янау»  профилактик чарасы  үткәрде.

Федераль закон нигезендә, 2010 елдан бирле 3 сентябрьдә илебездә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне билгеләп үтелә. Бу хакта «Россиянең сугышчан дан һәм истәлекле көннәре» турындагы федераль канунда бәян ителә. Шул уңайдан, 3 нче сентябрь көнне «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россиянең хәрби дан көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Чараның максаты - Җиңүнең төп кыйммәтләрен җиткерү һәм гомуми тарихи истәлекне саклап калу.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева 2020 нче елның 24 нче августыннан 2020 нче елның 4 нче сентябренә кадәр социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 38 бала арасында «Татарстан-безнең бай мирас...» дигән иҗади эшләр күргәзмәсе үткәрде. Максаты: туган якка, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү; күпмилләтле республиканың тарихына һәм мәдәниятенә кызыксынуны арттыру; балаларны иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүгә мотивацияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International