Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне
Россиядә ел саен 3 сентябрьдә аерым дата - террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Фаҗигале дата Бесланда булган коточкыч вакыйгалар белән аерылгысыз бәйләнгән, анда террорчылар мәктәпне басып алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуларның 186сы - балалар. «Экстремизмга-Юк!» айлыгы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Нигъмәтҗанова Э.В. әлеге вакыйгаларга багышланган чара үткәрде.
Әлеге чараның максаты: балаларда терроризм корбаннарына ярдәм итү, әйләнә-тирәдәгеләргә карата хөрмәт белән карау, көчләүгә һәм террорга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, кешенең хокукларын һәм ирекләрен саклау, илнең иминлеге мәсьәләләрендә үз катнашының мөһимлеген аңлау. Үткәрелгән чара барышында балалар терроризмның нәрсә икәнен, террорчыларның кем булуын белделәр, Беслан мәктәбендәге фаҗига турында тулаем мәгълүмат алдылар. Чара ахырында балалар күмәк эш башкардылар.
Бергәләп без илебезнең чәчәк атуы, иминлеге өчен бөтен көчебезне куячакбыз!!!