«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында «Терроризм – җәмгыятькә янау» дигән темага профилактик чара

2020 елның 4 сентябре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында «Терроризм – җәмгыятькә янау»  профилактик чарасы  үткәрде.

Чараның максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; социаль хезмәт алучыларның терроризм турында белемнәрен камилләштерү.

Чара «Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне» дип исемләнгән әңгәмә белән башланды, психолог әлеге дата белән бәйле фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде. «Терроризм», «террорчыларга» билгеләмә бирделәр. «Бесланда теракт корбаннарын искә алу» дигән видеоролик карадылар. «Террор корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә кирәк» һәм «Әгәр дә син террор корбаны булсан» кагыйдәләре белән таныштылар. Ахырда психолог «Террористик янау очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән белешмәлек таратты.

Чара нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар һәр урында игътибарлы, сак һәм уяу булырга кирәклеген билгеләп үттеләр.

Чарада ун кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International