«Татарстан-безнең бай мирас...»

2020 елның 4 сентябре, җомга

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева 2020 нче елның 24 нче августыннан 2020 нче елның 4 нче сентябренә кадәр социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 38 бала арасында «Татарстан-безнең бай мирас...» дигән иҗади эшләр күргәзмәсе үткәрде. Максаты: туган якка, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү; күпмилләтле республиканың тарихына һәм мәдәниятенә кызыксынуны арттыру; балаларны иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүгә мотивацияләү.

Балалар белән Туган як, аның матурлыгы, байлыгы һәм үсеше турында әңгәмә корып, хезмәт буенча инструктор аларга «Татарстан – безнең бай мирасыбыз...» дигән темага кул астындагы материаллардан эшләнмәләр ясауда катнашырга тәкъдим итте. Эш барышында балалар фантазияләренең байлыкларын һәм иҗатларын күрсәттеләр. Һәр катнашучы да үз идеяләре, тәэсирләре һәм күнекмәләре белән уртаклашырга теләде. Балаларның эшләре бик матур, якты һәм эчтәлекле килеп чыкты. Үзәк күргәзмәсенә иң кызыклы эшләр сайлап алынды. Биредә «Кол Шәриф мәчете», атлас тасмалардан «Топиарий», папье - маше техникасында «Чәй сервисы һәм самавыр», «Татарстан Республикасы флагы», «ТР Кремле» һәм башкалар бар иде.

Эшләрне башкару ахырында хезмәт буенча инструктор балаларга тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләре белдерде һәм аларның һәркайсын кечкенә призлар белән бүләкләде. Күргәзмәдә катнашкан балалар рәхмәт хатлары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International