Актаныш картлар йортында “Тарих битләре буйлап” викторинасы

2020 елның 4 сентябре, җомга

          3 сентябрь 2020 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган викторина узды. Викторина Бөек Ватан сугышына да кагылышлы сорауларны үз эченә алды. Әлеге чараның максаты Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча булган белемнәрне киңәйтү һәм актуальләштерү иде. Өлкәннәр бик теләп сорауларга җавап бирделәр, үзара ярышып, бу өлкәдә үз белемнәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International