2020 елның 4 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау айлыгы кысаларында балалар һәм әти – әниләр белән “Уяу бул” дип исемләнгән дәрес узды.
Чараның максаты катнашучыларда терроризмга һәм экстремизмга каршы тору нигезләрен формалаштыру,. Тәрбиячеләр үз әңгәмәсендә әлеге тема буенча мөһим мәсьәләләрне ачык һәм аңлаешлы итеп яктырттылар. Соңыннан балалар “Уяу булыгыз” дигән видеоролик карадылар һәм бик игътибарлы булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
Аннары балалар стандарт булмаган хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мультфильм карадылар. Дәрес бик кызыклы узды, катнашучылар куркынычсызлык аларның игътибарына һәм дөрес гамәлләренә дә бәйле дип нәтиҗә ясадылар.