Инвалид-балаларны тәрбияләүче гаиләләрне йөреп чыгу.
2020 елның 14 сентябрендә, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре Архангельская Бистәсендә, Әдәмсә, Ленино, Тубылгытау, Чертуш, Чаллы Башы, Шахмай авылларында яшәүче, инвалид-балаларны тәрбияләүче гаиләләрне йөреп чыктылар. Гаиләләр белән очрашу вакытында автоматик янгын датчикларның эшләве тикшерелде, янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик сөйләшүләр үткәрелде.