«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан-уртак йортыбыз» дигән хәйрия концерты

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек»  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында «Татарстан-уртак йортыбыз" дигән хәйрия концерты булып узды.

Чараның максаты:  яхшы кәеф тудыру, социаль хезмәт алучыларны республиканың төрле милләт халыклары мәдәниятенә җәлеп итү, халык иҗаты һәм аларның ялын оештыру иде.

Артистларның хәйрия концерты һәр тамашачының йөрәгенә барып җитә торган рухи, күңел нечкәрткеч халык җырлары белән аерылып, аларга үзләренең  яшьлек хәтирәләрен искә төшерергә мөмкинлек бирде. Тамашачылар Краснов исемендәге «Энергетик»  мәдәният йорты ветераннары хоры солисты Валентина Харитонованың матур көчле һәм үзешчән башкаручы, нәфис көйле Нурзалия Сәйфетдинованың тавышларына гаҗәпләнеп, сокланып тыңладылар. Элек-электән «Җыр - халык җаны» диеп юкка гына әйтмәгәннәр, тамашачылар  артистларның тамашачыларга, халык музыкаль иҗатына мәһәббәтләрен җыр аша тоеп, алар  белән берлектә булдылар.

Программаны алып баручы Валентина Ивановнаның, номерлар белән бергә кушылып барган юмористик шигырьләре һәм гыйбрәтле мәсәлләре программаны тулыландырып торды һәм аның сәхнә осталыгын ачты. 

Социаль хезмәт алучылар рәхәт итеп ял иттеләр,   солистларга алар илһамландыручы концерт, үзләренең күңел җылысын бүләк иткәннәре өчен рәхмәтле калдылар. Тамашачыларның шат йөзләре, көчле алкышлары һәм киләчәктә тагын да килүләрен сорау кунаклар өчен зур бүләк булды. Чарада егерме алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International