Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының “Кабак бәйрәме-2020 " район бәйрәмендә катнашуы

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

12 нче сентябрь көнне Байлар Сабасының “Ямьле Саба” яр буенда “Кабак бәйрәме” булып узды, анда районның төрле оешмалары, шул исәптән Югары Утар балалар йорты да катнашты.

Бәйрәмнең төп объекты кабак һәм аның белән бәйле барлык әйберләр — аш-судан алып, шушы кабак рәвешендәге кул эшләре эшләнмәләренә кадәр иде. Югары Утар балалар йорты хезмәткәрләре дә бу бәйрәмдә актив катнаштылар һәм 2 нче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International