2020 елның 23 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре әти – әниләр һәм балалар өчен “Ризык файдалы һәм зарарлы” дигән викторина үткәрделәр.
Викторинаның максаты сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, файдалы продуктларның файдасы турында төшенчәне формалаштыру.
Дәрес барышында командалар сөт продуктларының, яшелчә һәм җиләк – җимешләренең файдасы турындагы сорауга җавап бирделәр. Витаминнар файдасы турында фикер алыштылар. Аннары “Файдалы һәм зарарлы” дигән уен уйнадылар. Дәрес ахырында табышмаклар чиштеләр. Һәркем үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.