Ялгыз яшәүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү кысаларында, шулай ук «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче «Волонтер» үзәге чаралары планын гамәлгә ашыру максатында волонтерлар көнкүреш хезмәтләре күрсәтү буенча акция үткәрделәр. Йортларны җыештыру буенча Демидова Раиса Анатольевнага ярдәм күрсәтелде. Инде ничә ел рәттән волонтерлар координатор белән бергә, үзләре генә яшәүче гражданнарга өй җыештырырга: идәннәрне һәм тәрәзәләрне юарга, чүп-чарны чыгарырга, келәмнәр кагырга ярдәм итәләр..
Волонтерлар фатирларда җыештырырга гына булышып калмый, алар шулай ук ялгыз яшәүчеләргә күтәренке кәеф һәм күңел җылысын бүләк итә.