Урманга экскурсия

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Янгын куркынычсызлыгы буенча «Искра» программасын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән урманга экскурсия оештырылды. Балалар белән урманда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, табигатьне – чүп-чарны, куаклар һәм ботакларны ватарга ярамавы турында әңгәмә кордылар. Шулай ук торфяникларның янгын куркынычлыгы, урман массивларын саклау кирәклеге турында да сөйләштеләр. Балалар бик теләп коелган  яфраклардан, кызыклы һәм гадәти булмаган ботаклардан чәчәк бәйләмнәре җыйдылар, агачлар карадылар, көзнең матурлыгына сокландылар. Балалар үз күзәтүләре турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, күргәннәре турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр. Балалар белән урманда йөрү сәламәтләндерү йогынты ясады, бик күп уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр алып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International