Заманның үз хәтере...Без Бөек Ватан сугышы дәһшәтләре бүтән кабатламасын дип телибез, аны онытырга хакыбыз юк. Бүгенге көндә тыныч күк астында яшәгәнгә күрә һәлак булган солдатларны онытырга хакыбыз юк. 2020 нче елның 19 нчы сентябре көнне “Ветеран белән якшәмбе көн” социаль проекты кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Марта Камалова Түбән Кама медицина көллиятенең 3 волонтеры белән бергә 10 нчы социаль участокта Бөек Ватан сугышы ветераны Гаязов Мөнир Муллахмәт улының өендә булдылар. Чараның максаты: өлкән буын кешеләренә игътибарлы мөнәсәбәт һәм алар турында кайгырту теләге тәрбияләү.
Бөек Ватан сугышы ветераны белән балалар һәр ай саен очрашып сөйләшәләр, Мөнир Муллахмәт улы волонтерларга социаль-көнкүреш проблемаларының юк икәнлеген әйтте, чөнки ул бар яклап та игътибарга күмелгән. Медицина көллияте волонтерлары аның кан басымын үлчәделәр, йөрәген тыңладылар, авыр сугыш чорлары турында сораштырдылар, коронавирус инфекциясе белән авыру буенча саклык чараларын үтәү кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр.
Очрашу ахырында волонтерлар Мөнир Муллахмәт улын үткән туган көне һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән чын күңелдән котладылар, аңа «Веста» үзәге карамагындагы балалар кулы белән ясалган истәлекле открытка тапшырдылар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф теләделәр. Ветеран волонтерларга һәм белгечкә күрсәткән игътибары һәм котлаулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.