ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 22 сентябрендә Балтач районының Чепья  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зарипова Зәкия Харис кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл  җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Труд» җәмгыяте директоры Рашит Хадыевлар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

            В сдаче нормативов ГТО ничего страшного нет. Человек, ведущий активный образ, работающий на приусадебном участке, имеющий маломальскую спортивную подготовку, справится с предлагаемыми тестами. 

     «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлия Мифтахова һәм Әлфия Василена социаль хезмәт алучылар белән терроризмга каршы Халыкара бердәмлек көненә багышланган «Толерантлык – экстремизмга җавап» дигән чара уздырдылар. Чара барышында белгечләр балигъ булмаганнар белән толерантлык турында әңгәмәләр үткәрделәр, барлык кешеләр дә төрле, әмма алар тыныч һәм тату яшәргә, бер-берсен хөрмәт итәргә һәм яратырга тиеш икәнен аңлаттылар.

2020 елның  25 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Book Daу” (китап көне) дигән көлкеләр көненә багышланган чара узды.

2020 елның  24 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти-әниләр белән берлектә бөкләп ясау техникасында “Карандаш – закладка” ясадылар.

Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйгә килеп социль хезмәт курсэту бүлекчәсендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыру өчен «Тернәкләндерү һәм мохтажларны карарга өйрәтү мәктәбе» технологиясе үз эшен дәвам итә. Кабинет өстәмә предметлар белән җиһазландырылды, стендлар ясалды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре даими рәвештә стендларны яңартып торалар, мәгълүмат  оешма сайтында һәм инстаграмм  битендэ урнаштырылган.«Тернәкләндерү һәм мохтажларны карарга өйрәтү мәктәбе» турында буклетлар эшләнгән, алар безнең оешмада гына түгел, хастаханәдәдә урнаштырылган. Бүгенге көндә 11 дәрес үткәрелгән. Укулар Теләче муниципаль районының социаль хезмәткәрләренә һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарына  уздырылды.

Мәктәпнең төп бурычы булып өйдә инвалидларны тәрбияләүче гражданнарны (инвалидларны дөрес тукландыру, шәхси гигиена кагыйдәләре, дезинфекция алымнары, техник тернәкләндерү чараларын куллану) укыту тора.

Гармония «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» «Кул эшләре остасы» клубында чираттагы дәрес узды.

    Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Сафия Ганиева көндезге тору бүлегендәге социаль хезмәт алучылар өчен мастер-класс үткәрде.

2020 елның 24 октябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. “Компьютер грамоталылыгы” программасы буенча социаль хезмәт алучылар белән “Клавиатура – безнен булышчы” темасына дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International