2020 елның 24 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти-әниләр белән берлектә бөкләп ясау техникасында “Карандаш – закладка” ясадылар.
Шөгыль ”оригами” төшенчәсе белән таныштырудан башланды һәм аның килеп чыгу тарихын сөйләделәр. “Бөкләп ясау” техникасының базовый элементлары белән таныштырдылар. Карандаш ясау өчен төсле кәгазьләр сайладылар.
Шөгыль кызык һәм күңелле үтте. Карандаш закладкалар төрле- төрле төсләрдә балаларның кәефләренә туры килерлек итеп ясалды.