еләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйгә килеп социль хезмәт курсэту бүлекчәсендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыру өчен «Тернәкләндерү һәм мохтажларны карарга өйрәтү мәктәбе» технологиясе үз эшен дәвам итә. Кабинет өстәмә предметлар белән җиһазландырылды, стендлар ясалды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре даими рәвештә стендларны яңартып торалар, мәгълүмат оешма сайтында һәм инстаграмм битендэ урнаштырылган.«Тернәкләндерү һәм мохтажларны карарга өйрәтү мәктәбе» турында буклетлар эшләнгән, алар безнең оешмада гына түгел, хастаханәдәдә урнаштырылган. Бүгенге көндә 11 дәрес үткәрелгән. Укулар Теләче муниципаль районының социаль хезмәткәрләренә һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнарына уздырылды.