«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сүрәтләр бастыру ысулы белән көзге агач рәсемен ясау» дигән темага мастер-класс.

2020 елның 25 сентябре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Сафия Ганиева көндезге тору бүлегендәге социаль хезмәт алучылар өчен мастер-класс үткәрде.

    Чарада инструктор буялган яфрак сурәтләрен кәгазьгә төшереп, көзге агач рәсемнәрен  ясарга тәкъдим итте. Социаль хезмәт алучыларны әзерләү методикасы белән таныштырды һәм ясап күрсәтте. Көзге агач яфрагының арт яклары (кызыл, сары,кызгылт сары һ. б.) төрле-төрле төсләргә буяла. Яфраклар буялган яклары белән зур кәгазь битенә салыналар.  Нәтиҗәдә,агач кәүсәсе формасын кабатлаучы эзләр килеп чыга. Кәүсәне формалаштырып  бетергәннән соң  агач ботаклары ясала. Шушы ысул белән матур агачлар сурәтләргә була. Эш барышында хезмәт буенча инструктор София Ганиева төрле агач төрләрен күрсәтте. Катнашучылар төрле яфраклардан агачлар ясадылар һәм «Көзге урман» композициясен төзеделәр. Мондый картинаны ясап, катнашучылар киләчәктә аларга кирәк булачак белем, күнекмәләр алдылар. Чара барышында белгеч физкультура минутын һәм күзләр өчен зарядка да үткәрде.

     Социаль хезмәт алучылар чара ахырында, бу техника белән эшләп, үз якыннарына бүләкләр ясый алачаклары турында фикер алыштылар.

Әлеге чарада 2кеше катнашты.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International