«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлия Мифтахова һәм Әлфия Василена социаль хезмәт алучылар белән терроризмга каршы Халыкара бердәмлек көненә багышланган «Толерантлык – экстремизмга җавап» дигән чара уздырдылар. Чара барышында белгечләр балигъ булмаганнар белән толерантлык турында әңгәмәләр үткәрделәр, барлык кешеләр дә төрле, әмма алар тыныч һәм тату яшәргә, бер-берсен хөрмәт итәргә һәм яратырга тиеш икәнен аңлаттылар. Дәрес барышында балалар мәгълүматне игътибар белән тыңладылар һәм куелган сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында балигъ булмаган балалар бик теләп «Толерантлык агачы» ясадылар.