2020 елның 25 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Book Daу” (китап көне) дигән көлкеләр көненә багышланган чара узды.
Чара рәсем конкурсы белән башланып китте, анда балалар үзләренең яраткан мультфильм геройларын буядылар. Соңыннан алар үзләрен нәфис сүз остасы ролендә сынап карадылар. Киләсе бирем- танылган репликалар һәм тасвирламалар буенча геройны белү иде.
Соңыннан танылган комикслар герое “Микки Маус” белән театрләштерелгән тамаша күрсәтелде.
Чара балалар һәм аларның әти – әниләрендә яхшы тәэсир калдырды.