«Сәламәтлек бәйрәме»

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

2020 нче елның 9 нчы октябре көнне балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү һәм ялын оештыру кысаларында «SMS-балалар»профилактик волонтерлар отряды Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Сәламәтлек бәйрәме» дигән чара үткәрделәр. Максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спорт белән кызыксынуны үстерү, бәйрәм атмосферасы тудыру.

Саф һавадагы спорт күңел ачу чарасы «SMS-балалар» волонтерлар отряды җитәкчесе Юлия Юзмөхәммәтова чыгышы белән башланып китте. Аннары ул балаларга квест-уенда катнашырга тәкъдим итте. Спорт станцияләрендә балаларга үзләренең зирәклекләрен, игътибарлыкларын, иҗатын һәм, әлбәттә, спорт күнекмәләрен күрсәтергә туры килде. Барысына да үз көчеңне сынап карау, осталык, җыелганлык, ихтыяр көчеңне күрсәтү мөмкинлеге туды.Һәр станциядә балаларга фишкалар бирделәр, алар уен азагында аларны призларга алыша алдылар.«SMS-балалар» отряды традициясе буенча бәйрәм дәртле флешмоб белән тәмамланды.

Уен бер сулышта узды-барысы да яхшы кәеф белән таралыштылар, дәрт һәм энергия тупладылар, күп уңай эмоцияләр алдылар һәм,әлбәттә, саф һавада вакыт үткәреп, үз сәламәтлекләренә саллы өлеш керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International