«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Без бергә” дип исемләнгән клубның яңа иҗат сезоны ачылуы

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Без бергә» дип исемләнгән клубның яңа иҗат сезоны ачылды.

Чараның максаты: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аралашу өчен шартлар тудыру, үзләрен башкалар белән тигез дәрәҗәдә хис итеп, аралашу күнекмәләрне үстерү һәм иҗади сәләтләрне гамәлгә ашыру.

Клуб үз ишекләрен «Мәһәббәт күңелне яшәртә» дигән романтик очрашу белән ачып җибәрде. Алып баручы, «Энергетик» мәдәният сарае иҗаты жанрлары буенча белгеч Лилия Минһаҗева, социаль хезмәт алучылар белән бергә камил булган ир-ат һәм хатын-кыз образын сүрәтләделәр. Мәхәббәтне тануның иң популяр, интерактив ысуллары ярдәмендә җенес функцияләренең ничек үзгәрүен ачыкладылар һәм танылган философларның мәхәббәте турында афоризмнарны искә төшерделәр.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, мәдәният сарае солисты Нияз Хәмәтшин һәм курайчы Эльмир Махиянов чыгышлары программага өстәмә ямь өстәделәр. Әңгәмәгә тамашачылар бик теләп катнаштылар, артистларның һәр номерын яратып алкышладылар һәм Лилиягә һәр кешене дулкынландырган мәхәббәт темасын күтәрүе өчен рәхмәт белдерделәр.

Чарада егерме биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International