«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 08 нче октябрендә Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән 10 бала өчен «Ракета җибәрү» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: хәрәкәт итү күнекмәләрен үстерү, хәрәкәтләрне координацияләү, яңа хәрәкәт тәҗрибәсен алу, үз-үзеңә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Беренче күнегү өчен кул астындагы материал ярдәмендә «ракета» ясарга кирәк иде. Берничә «ракета» эшләнде. Балаларның бурычы - хәрәкәтләрне һәм алып баручы командаларын башкару торды. Барысы да «очыш»та катнашучыларга көч биреп тордылар. Команда буенча алынган ракеталар өскә генә түгел, уңга яки сулга да очтылар. Бу балалар өчен җиңел түгел иде, башта аларга уң һәм сул кулы кайда икәнлеген искәртергә туры килде. Дәрес туп белән күнегү белән дәвам итте. Күнегүләр тупны алга-артка күчерүдән башланды. Бу гади бирем объектлар артыннан күзәтү буенча мөһим күнекмәләрне үстерә, шулай ук бала туп артыннан хәрәкәт иткәндә мотор күнекмәләрен формалаштыра. Аннары дәрестә катнашучылар бер-берсенә туп ыргытуда шөгыльләнделәр. Икенче катнашучы кулына турыдан-туры эләгү һәрвакытта да җиңел бирелмәде аларга.
Барлык катнашучылар да үзләрен теге яки бу күнегүдә күрсәтә алдылар, дәрес дәвамында балаларның шатлыклы көлүе яңгырады.