«Осталык баскычы» программасы кысаларында «Веста» үзәге белгечләре Ләйсән Сунеева һәм Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтелүче 7 балигъ булмаган бала һәм Түбән Кама медицина көллиятеннән 1 волонтер өчен «Танышу. Иреклеләр төшенчәсе” дип аталган очрашу үткәрделәр. Максаты: яшүсмерләрне бер-берсе белән таныштыру, иреклелек турында белемнәрне формалаштыру, төркем кагыйдәләрен билгеләү.
Төркем дәресе яшүсмерләрне «иреклелек» төшенчәсе белән таныштырудан башланды, волонтерлыкның төрләре, принциплары һәм өстенлекләре, волонтерның сыйфаты каралды. Белгечләр балаларга алдагы елларда волонтерлар катнашкан акция һәм чаралар турында сөйләделәр, ә инде волонтер булырга өлгергәннәр үз тәҗрибәләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алга таба төркемдә катнашучылар тарафыннан дәресләр вакытында сакларга тиешле кагыйдәләр билгеләнде. Дәреснең гамәли өлешендә танышуга юнәлдерелгән тренинг күнегүләре үткәрелде, алар арасында «Танышу», «Өермә», «Игелек тартмасы», «Гордиев төере» күнегүләре бар иде. "Игелек тартмасы" күнегүен башкару барышында катнашучылар үзләренең волонтерлык эшчәнлегеннән нәрсә көтүләрен кәгазьдә яздылар, алар арасында "яңа дуслар табу", "аралашу", "үсеш өчен мөмкинлекләр" һ. б. кебек сүзләр язылган иде.
Дәрес ахырында катнашучылар анкеталар тутырдылар һәм үзләренең хис-тойгылары һәм кәефләре белән уртаклаштылар, алга таба дәресләргә бару һәм волонтерлар булу теләген белдерделәр.