Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында сенсор бүлмәсендә «Без ял итә беләбез! »дигән исем буенча шөгыль.

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

2020 елның 21 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Соловьева Ләйсән Сәлимовна сенсор бүлмәсендә «Без ял итә беләбез! »дигән исем буенча шөгыль үткәрде. Максат:балаларның мультисенсор ярдәмендә сәламәтлекләрен, психик халәтен һәм хисләр торышын саклау һәм ныгыту; хәтер, сөйләм, хыял, фикерләү үзенчәлекләрен үстерү. Сенсор бүлмәсе- ул тылсымлы сәламәтлек дөньясы. Сенсорлы дәресләр безнең балаларның мускул һәм психик халәт киеренкелеген бетерергә ярдәм итә. Бу бүлмә куркынычсызлык хисе һәм уңай хисләр тудыра, борчылуны һәм агрессивлыкны киметә, нерв киеренкелеген һәм борчуны төшерә. Балалар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International