2020 елның 21 октябрендә Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан Таеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин белән очрашу оештырылды. Очрашу «Минем имин дөньям» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен «Аралашуда анлашу юлларын эзләу» темасына гаиләдә рәхимсез мөгамәләне кисәтүгә юнәлдерелгән иде.
Очрашуның максаты – ата-аналарда гаиләгә, аның әгъзаларына, гаиләнең тормыш кыйммәтләренә, тормыш иптәше һәм балигъ булмаган балалар белән үзара ихтирамлы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлде. Рухи әңгәмә һәм үзара диалог барышында йортның җылы атмосферасын булдыру, гаиләдәге үз урыныңны бәяләү, хатын-кызның роле һәм гаиләнең һәр әгъзасы тормышында аның йогынтысы турында сүз барды.
Әңгәмә ахырында ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга Айрат хәзрәт Шәфигуллиннан җавапалдылар, Туеш мәчете имамына һәм белгечләргә очрашу оештырган өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.