«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Остеопороз: аның сәбәпләре, диагностика һәм дәвалау ысуллары” дигән темага лекция

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

     Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физиотерапия шәфкать туташы  Юлия Бергачёва “Остеопороз: аның сәбәпләре, диагностика һәм дәвалау ысуллары” дигән темага лекция үткәрде.

   Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларга  остеопорозның барлыкка килү сәбәпләре һәм ысуллары турында мәгълүмат бирү.

     Әңгәмә барышында белгеч остеопороз - тоташтыручы тукымаларны зарарлаучы авыру икәненә тукталды. Ул умыртка, кул һәм аяк сөякләрен еш зарарлый. Авыруның төп сәбәпләре: генетика, хатын-кызларда менопауза, дөрес тукланмау,  тәмәке тарту булырга мөмкин.

      Бу авыру кан һәм сидек анализлары, умырткалыкны рентгент тикшерү нәтиҗәләрендә, кандагы кальций, фосфат, аксым, гомуми билирубин, калкансыман биз, гипофиз һәм җенси органнарның гормоннарын билгеләү белән диагнозлана.

    Авыруны физиотерапия юлы белән дәвалаганда  ультратавыш, лазер терапиясе  һәм электрофорез-остеопороз авыруын җиңеләйтә.

    Чара ахырында белгеч социаль хезмәт алучыларны  кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

     Чарада ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International